+16 °С
Облачно
Журналга язылу

Ипотека ставкасын киметмәкчеләр

Күпбалалы гаиләләр өчен шәп яңалык бар. 

Ипотека ставкасын киметмәкчеләрИпотека ставкасын киметмәкчеләр
Ипотека ставкасын киметмәкчеләр

Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова күпбалалы гаиләләр өчен ташламалы гаилә ипотекасы буенча түбәнрәк ставка билгеләргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Львова-Белова билгеләвенчә, хәзер Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәләрен үтәү кысаларында, гаиләдә балалар санына карап, гаилә ипотекасы буенча процент ставкасын билгеләүдә дифференциацияле алымны гамәлгә кертү мәсьәләсе карала.

"Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ил Хөкүмәтенә, гаиләдәге балалар санына карап, аны күпбалалы гаиләләр өчен (өч һәм аннан да күбрәк бала) киметү мөмкинлеген күз уңында тотып, ташламалы гаилә ипотекасы программасы буенча дифференциацияләнгән процент ставкасын кертү мәсьәләсен карауны тизләтүне тәкъдим итү максатка ярашлы дип саный”, - диелә докладта.

Шул ук вакытта балалар омбудсмены, туучылар санын арттыру мәсьәләсендә аның стимуллаштыру эффектын көчәйтү өчен, бер балалы гаиләләр өчен программаның үтемле шартларын саклап калу кирәклеген искәртте.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас