

Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин юл буенда имгәнгән һәм хәзерге вакытта комада булган 14 яшьлек малайны дәваханәдә шәхсән үзе караган. Хәзерге вакытта вакыйганың сәбәпләрен хокук саклау органнары билгели.
Исегезгә төшерәбез, 4 июльдә Стәрлетамактагы «Мирный» бакчачылык ширкәтендә яшәүчеләр юл буенда имгәнгән үсмерне күреп алган, янәшәдә электр самокаты да яткан. Баш җәрәхәте алган баланы санавиация белән Уфадагы Республика балалар клиник дәваханәсенә китергәннәр.
Министр белдерүенчә, баланың хәле катлаулы, әмма табиблар аны коткару өчен барлык көчләрен сала. Табиблар федераль үзәк белгечләре белән даими элемтәдә тора. Табиблар үсмер организмының эчке ресурсларына өметләнә.
Айрат Рәхмәтуллин малайның әти-әнисе белән дә аралашкан.
"Мондый минутларда билгесезлек – иң авыры. Якыннары өчен хәлне белеп тору, табибларның һәр адымын аңлау, бу вакытта ялгыз булмауларын тою мөһим. Вәзгыятьне шәхси контрольдә тотам", - дип билгеләде ведомство җитәкчесе.
Автор фотосы.