

Сез фотода күргән мөлаем йөзле Ильяска 15 яшь. Ул игелекле, ярдәмчел һәм актив үсмер, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән дә уртак телне җиңел таба.
Үсмерлек чорында янәшәдә ышанычлы өлкән кешене тою аеруча мөһим вакыт. Синең өчен барысын да хәл итәчәк кешене түгел, ә үз кичерешләреңне ышанып тапшырырга, киңәш сорарга, киләчәккә планнар турында бергәләп фикер алышырга мөмкин булган кешене.
Бәлки, нәкъ менә сезнең янда Ильясның шундый таянычы барлыкка килер.
Сез дә бу ятим малайга ярдәм итә аласыз, дуслар. Бу мөлаем үсмер турында дусларыгызга, танышларыгызга сөйләгез, бу постны социаль челтәрләрдә бүлешегез.
Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.