

Иглин станциясендә “Аша – Дим” шәһәр яны поездында үзе генә китеп барган кечкенә малайны күреп алганнар. Полиция хезмәткәрләре баланы Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы Уфа линия идарәсенә тапшырган.
Ачыклануынча, малай имин гаиләдән. Әнисе йоклаганда, ул урамга чыгып киткән, станциягә барып җиткән һәм кызыксынып электричкага утырган.
Иртән күрше хатыны малайның әнисен уятып, баланың фотографиясен һәм аның сәфәре турында хәбәр барлыгын әйткән.
Малайның әнисенә ата-ана бурычларын үтәмәгән өчен административ беркетмә төзелгән. Тикшерү материалларын балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәргәннәр.
Фото: Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы Уфа линия идарәсе