+15 °С
Дождь
Журналга язылу

Баланы мультфильм белән алдатып ашатмагыз!

Табиб һәм күпбалалы әти мәҗбүриләп ашатуның зыяны турында сөйләде.

Баланы мультфильм белән алдатып ашатмагыз!Баланы мультфильм белән алдатып ашатмагыз!
Баланы мультфильм белән алдатып ашатмагыз!

Баланы ашарга мәҗбүр итсәң, киләчәктә туклану тайпылышына китерергә мөмкин. Бу хакта  РБК радиосында  балалар нейрохирургы, серфер һәм күпбалалы әти Борис Олейников сөйләгән.

"Ашыңны аша, ашап бетермичә, өстәл яныннан китмисең! Бала буыла-буыла ашый, елый, кәтлитен кесәсенә яшерә. Шулай да кем җиңәр? Нейробиология төгәл җавап бирә. Мәҗбүриләп ашату, димәк, киләчәктә туклану тайпылышы булдыру. Баш миенең аппетитны көйләү системасы бар. Ул эшли. Балалар ачтан үлми. Ләкин әгәр без басым ясап ашатсак, аның ач һәм тук булу хисе җимерелә. Ул үз тәнен ишетми башлый", - дип ачыклык кертте эксперт.

Мондый очракта җаваплылыкны бүлү ярдәм итә ала. Әти-әни табынга кайчан, кайда, нәрсә куярга икәнен, ә бала үзе нәрсә һәм күпме ашарга икәнен хәл итә.

"Бу диетологлар һәм нейрофизиологлар кагыйдәсе. Сез мәҗбүр итмисез, күндермисез, мультик белән алдатып ашатмыйсыз”, — дип аңлатты нейрохирург.

Ул шулай ук ризыкны өлкәннәр һәм балаларныкына бүлмәскә киңәш итте.

"Аерым әзерләмәгез. Өстәлдәге ризыкны барысы да ашасын. Теләмәсә, ашамасын. Икенче тапкыр өстәл артына утырганчы бернинди тегеннән-моннан капкалап алулар булмаска тиеш. Ач бала вакыты җиткәч һәрвакыт ашый", - ди күпбалалы әти.

Моннан тыш, баланы ашаган өчен бернинди бонуслар белән дә алдатырга кирәкми. Мәсәлән: аш өчен – кәнфит. Ул чагында кәнфит – кыйммәткә, ә аш җәзага әйләнә.

“Ризык — ул бүләк түгел, ә организм өчен кирәкле ягулык", — ди нейрохирург.

Борис Олейников баланың аппетиты көннән-көн үзгәрүенә тыныч карарга кирәклеген ассызыклады, бу норма булып санала.

Баланың мие үсеш, авырулар, тешләр, үсештәге  сикерешләре белән мәшгуль. Ашау икенче планда бара. Эксперт ата-аналарга “тәлинкә өчен сугыш”ны туктатырга киңәш итте, шул вакытта бала ризыкка үзе тартылачак.

 

Автор фотосы. 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас