+15 °С
Дождь
Журналга язылу

Ә сез балагызны еш мактыйсызмы?

Дөрес тәрбия – бәхетле киләчәк нигезе. Белгеч фикерләрен хәтер дәфтәрегезгә язып куегыз.

Ә сез балагызны еш мактыйсызмы?Ә сез балагызны еш мактыйсызмы?
Ә сез балагызны еш мактыйсызмы?

Рәнҗетелеп үскән бала кешеләргә ышанмый!

Еш тәнкыйтьләнгән бала башкаларны гаепләргә өйрәнә.

Ачулы бала башкаларга да авырту китерергә өйрәнә.

Әгәр өлкәннәр баланы аңларга тырышмаса, ул да озакламый башкаларны ишетмәс булыр.

Алдашу гадәти хәл булган мохиттә үскән бала ялганларга өйрәнә.

Еш оятка калдырылган бала үзен гаепле тоеп үсә.

 Һәм киресенчә...

Өлкәннәрнең терәк булуын тоеп үскән бала үзен якларга өйрәнә.

Чама белән мактау баланы ышанычлы булырга өйрәтә.

Намуслы мохиттә үскән бала гадел булырга өйрәнә.

Хуплау баланың үз-үзенә ышанычын арттыра.

Әти-әнисенең яратуын тоеп үскән бала яратырга һәм үзе дә башкаларга күңел җылысын өләшергә өйрәнә.

Сайлау иреге булган бала үз карарлары өчен җаваплы булырга өйрәнә.

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас