Җиде балага гаилә җылысы кирәк!

Уфада бертуганнар өчен әти-әни эзлиләр.

Җиде балага гаилә җылысы кирәк!Җиде балага гаилә җылысы кирәк!
Җиде балага гаилә җылысы кирәк!

Җиде бала. Алар бер-берсенә бик бәйләнгән һәм үз йортлары, аларны аңлаучы якын кешеләре турында хыяллана. Бәлки, җиде баланы бергә кабул итәргә әзер булган әти-әни бу юлларны укыр.

Русланга 16 яшь. Бик җитди һәм җаваплы абый, кечкенә туганнары өчен чын терәк. Ул гитарада уйнарга ярата.

11 яшьлек Юлиана энеләре һәм сеңелләре турында кайгырта, һәрвакыт өй эшләрендә ярдәм итәргә әзер. Сәләтле кыз рәсем ясарга ярата һәм дизайн белән кызыксына.

10 яшьлек Азалия— аралашучан һәм шат күңелле кыз. Ул бөтен гаилә өчен уеннар һәм шөгыльләр уйлап табарга оста, алмаз мозаикасы белән мавыга.

Алсуга 9 яшь. Ул тиктормас, үзсүзле һәм максатчан бала. Үз фикерен яклый белә һәм шул ук вакытта апалары белән бик дус.

8 яшьлек Арслан бик кызыксынучан малай. Ул футбол, хәрәкәтчән уеннар уйнарга, пазллар җыярга, рәсем ясарга һәм мультфильмнар карарга ярата.

5 яшьлек Ангелина һәрвакыт шат күңелле, кәефе яхшы. Ул җырларга, шигырьләр укырга, матур киенергә һәм башкалар алдында чыгыш ясарга ярата.

Кечкенә Айданга әле ике генә яшь. Туганнары аны бик ярата. Ул уйнарга, мультфильмнар карарга ярата һәм кызыксынып әйләнә-тирә дөньяны өйрәнә.

Балалар бер-берсе белән җылы мөнәсәбәтне саклап кала алган. Өлкәннәр кечеләргә укуда һәм көндәлек эшләрдә булыша, бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр, күңел ачалар, уйныйлар һәм бер-берсенә ярдәм итәләр.

Белгечләр билгеләвенчә, бертуганнар бер-берсенә бик нык бәйләнгән. Аларны бергә гаиләгә урнаштыру гына мөмкин.

Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.

Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас