

2026 ел башыннан Мәскәү өлкәсендә Мерседес, Наоми, Залотой һәм Евсевий кебек гадәти булмаган исемле балалар туган. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең социаль үсеш министры Андрей Кирюхин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, ел башыннан төбәктә 51,5 проценттан артык малай тууын теркәгәннәр. Ата-аналар улларына Залотое, Евсевий, Никодим, Спиридон һәм Гектор дип сирәк исемнәр кушканнар.
Кызлар арасында сирәк исемнәр – Мерседес, Александрита һәм Наоми. Шулай ук кайбер ата-аналарның кызларына Матрена, Февронья, Агафья һәм Берегиня кебек борынгы исемнәр сайлаган.
Автор фотосы.