

Социаль челтәрләрне куллануны тулысынча тыю үсмерләрнең үсешен чикли. Бу хакта “Ридус" агентлыгына балалар психологы Надежда Резенова сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, мондый тыюлар үсмерләр һәм ата-аналар арасындагы аралашуны җимерә һәм үзара килешергә өйрәтми. Психолог билгеләвенчә, социаль челтәрләрдә үсмерләр яшьтәшләре белән аралаша һәм үзләренә кирәкле белем бирү контентын да ала. Резенова тыюлар урынына социаль челтәрләрдә үткәрелгән вакыт һәм сайтлар исемлеге буенча шәхси чикләүләр турында уйланырга тәкъдим итте.
Психолог шулай ук шантаж яки җәза үсмер белән аралашканда эшләми торган ысул, дип ассызыклады. Социаль челтәрләрдән бәйлелек еш кына ата-аналарның аларны куллануга рөхсәте белән берничек тә бәйле түгел, ди белгеч.
Автор фотосы.