Суда аякларны көзән җыерса...

Бу очракта нишләргә? Табиб киңәшләренә колак салыгыз.

Суда аякларны көзән җыерса...Суда аякларны көзән җыерса...
Суда аякларны көзән җыерса...

Җәйнең иң эссе көннәре башланды. Балалар да, өлкәннәр дә елга-күл буйларына ашыга. Су коенганда бәлагә тарымас, хәвеф-хәтәргә очрамас өчен нишләргә?

Табиблар аңлатуынча, су коенган вакытта аякларны көзән җыера башласа, шунда ук кире ярга әйләнеп кайтырга кирәк. Көчле авырту кешеләрдә еш кына паника тудыра. Андый көзән җыеру суда хәрәкәт итү өчен куркыныч түгел, ди экспертлар.

“Ничек кенә булса да, кичекмәстән ярга чыгарга кирәк. Иң киң таралган аяк мускулларын көзән җыеру суда хәрәкәт итү өчен куркыныч түгел, әмма бик авыртулы. Алар еш кына паника китереп чыгара, ә бу суга батуга китерә”, — ди белгечләр.

Судан чыкканнан соң, авыр булмаган күнегүләр ярдәмендә аякларны сузарга тырышырга киңәш итәләр.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас