Туган көнен түземсезлек белән көткән...

119 яшькә кадәр яшәгән бабай озак яшәү серен ачкан.

Туган көнен түземсезлек белән көткән...Туган көнен түземсезлек белән көткән...
Туган көнен түземсезлек белән көткән...

Бразилиядә яшәүче Левино да Коста Жезус 119 яшендә вафат булган. Бу хакта “Need To Know” порталына сылтама белән KP.RU хәбәр итә.

Соңгы 19 елын ул картлар йортында үткәргән. Учреждение хезмәткәрләре сөйләвенчә, хәтта шундый өлкән яшьтә дә Левино күңелендә күтәренке рух саклаган. Ул ризыкны үз куллары белән тотып ашаган, бик теләп аралашкан һәм оптимизмын югалтмаган.

 

Озын гомерле бабакай музыка тыңларга һәм биергә яраткан. Инвалид коляскасына күчкәч тә, барыбер дәресләрдә катнашуын дәвам итә — персонал аңа һәрчак ярдәмгә килә.

Левино озын гомерле булуның нигезе бик гади нәрсәләрдә ди: кычкырыш-талаштан качу һәм кешеләр белән яхшы мөнәсәбәт саклау. Моннан тыш, ул тирә-юньдәгеләргә ышануның һәм тыныч, татулык сөюче карашның мөһимлеген ассызыклый.

119 яшькә кадәр яшәүченең бернинди дә махсус диетасы булмаган. Картлар йортында аның кәһвә, пироглар бик яратканын һәм ел саен үзенең туган көнен бәйрәм итүне түземсезлек белән көткәнен искә алалар.

 

Фото: resizer.mail.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас