+21 °С
Болытлы
Журналга язылу

Күпердән Димгә сикергән

11 яшьлек баланы эзләүгә бүген водолазлар кушыла.

Күпердән Димгә сикергәнКүпердән Димгә сикергән
Күпердән Димгә сикергән

Кичә, 23 июльдә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә Әлшәй районының Раевка авылында 11 яшьлек малайның күпердән Дим елгасына чумуы һәм кире йөзеп чыкмавы турында хәбәр килгән. Бу хакта аның белән бергә балык тотарга килгән дуслары сөйләгән. Кичә эзләүләр енәтиҗә бирмәгән. Бүген эзләүгә водолазлар кушылачак.

«Балалар өлкәннәрдән башка су коенырга ярамау турында аншлаглар урнаштырылган урында булганнар”, - дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Коткаручылар балалар белән профилактик әңгәмәләр уздыру кирәклеге турында янә искәртә. Берничә минут сөйләшү баланың гомерен саклап калырга мөмкин.

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас