+25 °С
Облачно
Журналга язылу

11 кеше арасында бала да бар...

Ял көннәрендә республика сулыкларында дистәдән артык кешенең гомере өзелгән.

11 кеше арасында бала да бар...11 кеше арасында бала да бар...
11 кеше арасында бала да бар...

Узган ял көннәрендә республика сулыкларында Әлшәй, Стәрлебаш, Учалы, Чишмә, Кырмыскалы, Благовещен, Уфа районнарында, Нефтекама шәһәрендә 13 вакыйга теркәлгән, аларда 11 кеше, шул исәптән 1 бала һәлак булган.

Профилактик эш үткәрелүгә карамастан, кешеләр җиһазландырылмаган урыннарда су коенуны дәвам итә, бу еш кына өлкән ир-атлар һәм хатын-кызларның үлеменә сәбәп була.

Гадәттән тыш хәлләр министлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе халыкны исерек килеш суга кермәскә, балаларны су янында караучысыз калдырмаска һәм су коену өчен рәсми урыннарны гына сайларга чакыра. Андый урыннарда коткаручылар кизү тора һәм су төбе тикшерелгән була.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас