+25 °С
Облачно
Журналга язылу

Чәчәк китерәбез, дисәләр, ышанмагыз!

Укучы кыз өйдәге 800 мең сум акчаны мошенникларга чыгарып биргән.

Чәчәк китерәбез, дисәләр, ышанмагыз!Чәчәк китерәбез, дисәләр, ышанмагыз!
Чәчәк китерәбез, дисәләр, ышанмагыз!

Дүртөйле районында мәктәп укучысы телефон мошенниклары тозагына эләккән. Югары сыйныф укучысы аларга ышанып, курьерга 800 мең сумнан артык акча тапшырган.

Полициягә Иванай авылында яшәүче 40 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Хатын әйтүенчә, билгесез кешеләр өйдә сакланган 800 мең сумнан артык акчаны урлаган. Җинаятьчеләр аның кызы аша эш иткән. Алар балигъ булмаган кыз белән телефоннан һәм мессенджерларда элемтәгә кергәннәр. Алар үзләрен чәчәкләр китерү хезмәте, Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләмкоммуникацияләр министрлыгы хезмәткәрләре, ә аннары тикшерүчеләр дип әйтәләр. Посылка алу, ата-аналарны җинаять җаваплылыгына тарттыру һәм акчаларны тикшерү белән куркытып,  аферистлар кызны курьерга акча бирергә күндергән. Очрашу өй янында узган, тапшыру вакытында укучы кыз код сүзне әйткән.

Зур күләмдә кылынган мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда катнашы булган затларны ачыклый, оператив-эзләү чаралары үткәрә.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас