+25 °С
Облачно
Журналга язылу

Сабыйларга ярдәм кирәк!

Өч бертуганга әти-әниле булырга ярдәм итик, дуслар.

Сабыйларга ярдәм кирәк!Сабыйларга ярдәм кирәк!
Сабыйларга ярдәм кирәк!

Бүген сезне Алинә, Александр һәм Андрей исемле бик ягымлы сабыйлар белән таныштырырга телибез. Бу бертуган балаларга бергә булу бик мөһим. Алар бер гаиләдә яшәргә тели, анда алар бергә уйнап үсәчәк, балачак шатлыкларын уртаклаша һәм якын кешеләренең мәхәббәтен тоя алачак.

Алинәгә 4 яшь. Шат күңелле, актив һәм кызыксынучан кыз. Ул музыка, бию ярата һәм бик теләп музыка дәресләрендә катнаша. Алинә үзе өчен кызыксынып яңалыклар ача, уйнарга ярата һәм инде мөстәкыйльлек күрсәтә. Ул көчле характерлы кыз: үз чикләрен саклый белә һәм еш кына яшьтәшләре арасында лидер була ала. Алинә яхшы сөйләшә һәм күп нәрсәне үзе эшли белә.

Александрга 2 яшь тә 5 ай. Саша — бик хәрәкәтчән, эмоциональ һәм шат күңелле малай. Ул барыннан да бигрәк музыка тыңларга ярата: таныш көй яңгыраса, ул рәхәтләнеп бии башлый. Аңа кубиклар белән уйнарга, пирамида җыярга һәм уенчыклар белән уйнарга ошый. Саша әйләнә-тирә дөнья белән актив таныша һәм көн саен яңа күнекмәләр үзләштерә.

Бер яшьлек Андрей иң кечесе. Ул өлкәннәр белән бик җиңел элемтәгә керә, кызыксынып бөтен яңалыкны тикшерә һәм озак вакыт уенчыклар белән мавыгып уйный ала. Андрей инде беренче иҗекләрен әйтә, кашыктан әйбәт ашый һәм тыныч сабый булып үсә.

Бу балаларга бер-берсеннән аерылмау бик мөһим. Алар барысына бергә бәхетле балачак бүләк итәчәк гаиләне көтәләр. Аларга әти-әни табарга ярдәм итегез, дуслар. Үз битегездә репост ясагыз яки бу постны танышларыгызга җибәрегез.

Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас