

Агымдагы елның беренче яртысында Русиядә балалар югалуның 1043 очрагы теркәлгән. Бу хакта “Где мои дети" сервисы мәгълүматларына сылтама белән "Ведомости" хәбәр итә.
Сервис командасы Русиянең 83 төбәгендә эзләүләр алып баручы һәм социаль челтәрләрдә югалган балаларга ориентировкалар белән уртаклашучы 94 эзләү төркеме мәгълүматларын өйрәнгән. Алар нигезендә 996 бала исән килеш табылган, 25е – һәлак булган, 22 бала әлегә кадәр табылмаган.
Ориентировкаларның иң күп саны Красноярск краеннан, Свердловск өлкәсеннән һәм Приморье краеннан, шулай ук Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсеннән килгән. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә югалучы балалар саны азрак.
Фото: ЯИ