+20 °С
Дождь


Нефтекама шәһәрендә дүртенче кат тәрәзәсеннән 11 айлык сабый егылып төшкән. Фаҗига вакытында бала бүлмәдә үзе генә булган. Өлкәннәр эсседә фатирны җилләтү өчен тәрәзәне ачып куйганнар.
Бәхетсезлек очрагы 25 июльдә булган. Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, баланың хәле хәзер канәгатьләнерлек, ул хирургия бүлегендә дәвалана.
Автор фотосы.