+14 °С
Облачно
Журналга язылу

Агачка барып бәрелгәннәр...

Республикада бүген иртән ике үсмер баланың гомере фаҗигале өзелгән.

Агачка барып бәрелгәннәр...Агачка барып бәрелгәннәр...
Агачка барып бәрелгәннәр...

Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген иртәнге сәгать 6лар тирәсендә, Салават шәһәренең Уфа урамында, "Лада Веста" автомобилен руле артында булган 24 яшьлек водитель идарә итүне башкара алмаган һәм юлдан чыгып очып, агачка бәргән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике пассажир фаҗига урынында ук үлгән. Һәлак булган үсмерләргә 15  һәм 18 яшь.  Машина йөртүче һәм тагын өч пассажир, шул исәптән 14 яшьлек кыз, төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелгән.

Фаҗига урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка хезмәтләр эшли. Юл һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана.

Фото: ДАИ матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас