

Дүртөйле үзәк дәваханәсенең кабул итү бүлегенә 14 яшьлек үсмерне китергәннәр. Малайның бертуганы белән ихатада уены бер секунд эчендә гомер өчен куркыныч хәлгә әверелә. Бакча секаторының тоткасы ычкынып китә һәм инструмент малайның йөзенә барып кадала.
Табиблар шунда ук аңлап ала: инструмент бик тирәнгә кергән. Ашыгыч компьютер томографиясе секатор очы битенә өч сантиметр үтеп кергән һәм күзенә тияргә бер миллиметрдан да кимрәк ара калган.
Табиблар кичекмәстән операция ясарга дигән карар кабул итә. Хирург һәм дежур бригада кан тамырларына, бит нервыларына һәм күзенә зыян китермичә генә чит предметны ала. Аларның осталыгы һәм бердәмлеге нәтиҗәсендә операция уңышлы уза. Хәзер малайның хәле тотрыклы. Ул аңында, гомеренә һәм күрү сәләтенә куркыныч янамый. Үсмерне әле алда дәвалану курсы көтә.
“Яшь пациентка тизрәк савыгуын телим! Ә ата-аналарга – сабырлык һәм тынычлык. Менә кемнәр барыннан да бигрәк борчыла. Һәм, әлбәттә, хезмәттәшләремә: хирургка һәм бөтен дежур бригадага бердәм һәм сыйфатлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм!” – дип язган социаль челтәрләрдә төбәк сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Әти-әниләр! Балаларыгызга очлы әйберләр белән уйнарга ярамавы турында аңлатыгыз. Уеннан уймак чыкмасын!
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан