+17 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
1 Августа , 12:40

Данил әти-әниле булсын!

3 яшьлек сабыйга гаилә җылысы тоярга ярдәм итик, дуслар.

Данил әти-әниле булсын!Данил әти-әниле булсын!
Данил әти-әниле булсын!

Сезне Данил исемле бик ягымлы сабый белән таныштырабыз, дуслар. Аңа 3 яшь — көн саен яңа ачышлар китерә торган вакыт, ә баладыгы энергия яңаны өйрәнергә дә, уеннарга да, озак йөрергә дә җитә.

Данил — актив, шат күңелле һәм кызыксынучан малай. Ул музыка тыңларга һәм биергә бик ярата: таныш көй ишетсә, рәхәтләнеп тыпырдый һәм музыка дәресләрендә теләп кушыла. Бигрәк тә аңа дәвалау физкультурасы ошый — монда хәрәкәтләнергә, яңаны татып карарга һәм үз уңышларыңа сөенергә мөмкин.

Данил тиз өйрәнә, әмма шул ук вакытта мөстәкыйль була да белә. Буш вакытларында ул яраткан уенчыкларын үзе сайлап ала һәм озак вакытка уен белән мавыга. Ә тагын ул велосипедта йөрергә һәм саф һавада йөрергә ярата.

.Малайга аның турында кайгыртырга, уңышларын күрергә һәм көн саен янәшә булырга әзер гаилә кирәк.

Сез дә бу сабыйга әти-әни табарга булыша аласыз, дуслар. Бу язманы үз битегезгә күчерегез, дусларыгызга, танышларыгызга Данил турында сөйләгез. Бәлки, нәкъ менә шулай аның турында булачак әнисе белән әтисе белерләр.

Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

 

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас