

Кул балаларын ачык сулыкларда су кертеп, инфекцияләр, бигрәк тә ротавирус йоктыру куркынычы зур, дип сөйләгән “NEWS.ru” га Дәүләт мәгариф университетының медицина факультетының балалар авырулары кафедрасы доценты Александр Батраков.
Белгеч сүзләренчә, сабыйларның иммун системасы әле формалашмаган, ә тире һәм терморегуляция аларны кояштан һәм эсседән начар саклый.
“Баланы ачык сулыкта коендырганда инфекцияләр йоктыру, шул исәптән ротавирус йоктыру куркынычы зур. Сабыйларның иммун системасы әле формалаша гына һәм, өлкән кешенеке кебек, тулы яклауны тәэмин итә алмый”, – дип аңлата эксперт.
Нарасый үзе суга кермәсә дә, су коенган туганнары аша да авыру йоктырырга мөмкин. Моннан тыш, сабыйлар өчен пляж комы да куркыныч, ул сулыш юлларына эләгергә мөмкин.
Автор фотосы.