

Кирәк булачак:
бер литрлы банкалар
яхшылап юылган кыярлар
хуш исле борыч – 3-4 түгәрәк
түгәрәк кара борыч – 5-6 штук
бөртекле горчица – 1 чәй калагы
сарымсак – 3-4 тырнак
укроп, керән яфрагы, карлыган һәм чия яфраклары
Маринад өчен һәр 1 литр банкага алабыз:
1 аш кашыгы тоз
2 аш кашыгы шикәр
1 аш кашыгы 9%лы аш серкәсе.
Әзерләү барышы
Стериль банкаларга яфраклар, сарымсак, бөртекле горчица, кара һәм хуш исле борычлар салабыз һәм кыярларны тыгызлап тутырабыз.
Өстенә кайнап торган су коябыз һәм 20 минутка калдырабыз.
Аннары кыяр суын кәстрүлгә бушатабыз. Шикәр комы, тоз, аш серкәсе салып, кайнатып чыгарабыз. Кайнар маринадны янә банкаларга коябыз һәм тимер капкач белән каплыйбыз.
Кыш көннәрендә кетердәп торган кыялар белән сыйланырсыз, дуслар!
Фото: ЯИ