+17 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
5 Августа , 07:30

Уфада үсмер мотоциклда туктап торган машинага бәрелгән

Һәлакәт нәтиҗәсендә ул каты җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелгән

Уфада үсмер мотоциклда туктап торган машинага бәрелгәнУфада үсмер мотоциклда туктап торган машинага бәрелгән
Уфада үсмер мотоциклда туктап торган машинага бәрелгән

3 августта кичке 6лар тирәсендә Уфаның Ленин районында балигъ булмаган водитель катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу турыда Уфа дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Үсмер, кросс мотоциклы белән идарә итеп, Әхмәтов урамы буйлап Рычков урамы ягыннан Запорожье тыкрыгына таба хәрәкәт иткән.

277а санлы йорт каршында ул туктап торган “Киа Рио” машинасы өстенә барып менгән.

Авария  нәтиҗәсендә ул җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелгән. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча административ тикшерү башланган.

Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!

Фото: Уфа дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас