

Бөтен әти-әниләрнең дә диярлек мондый хәлгә юлыкканы бардыр: зур сәүдә үзәгендә яисә шәһәр бәйрәмендә бала беразга гына күз уңыннан югалган кебек була, инде як-ягыңа каранып эзләнәсең, каранасың һәм йөрәк “жу” итеп куя. Әлбәттә, бу очракта әти-әнинең дә баланың да стресс кичергәнен әйтеп торасы да юк.
Әгәр дә балага шундый очракта нишләргә кирәген алдан өйрәтеп куйсагыз, аны табуы җиңелрәк булачак.
Иң төп кагыйдә: бала яттан белергә тиешле әйберләр
Үзенең исемен һәм әти-әнисенең исемен;
Әти-әнисенең телефон номерларын;
Үзенең адресын;
Шулай ук бала хәвефле хәлдә 112 номерына шалтырата белергә тиеш.
Әгәр бала шәһәрдә югалса
Бала әти-әнисен югалткан урында көтеп торырга тиеш.
Ярдәм сорап форма кигән кешегә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәсәлән, полицейскийга, сәүдә үзәге сакчысына, яисә шул урындагы берәр кибет, кафе хезмәткәренә, якын тирәдәге балалы әнигә килеп хәлне аңлатырга, әти-әнинең телефон номерын әйтергә мөмкин.
Игътибар!
Бала бары тик полиция хезмәткәренә генә тулысынча ышанырга мөмкин икәнен белергә тиеш. Башка өлкән кешеләргә тулысынча ышанмаска, сак булырга кирәк.
Чит кешегә ияреп беркая да китәргә ярамый. Хәтта ул әниең янына алып барам дисә дә.
Үзегезнең гаилә әгъзаларына гына мәгълүм пароль уйлап табарга мөмкин. Бу бала үзен тапкан кешегә телефон номерын әйткәч, телефонның икенче ягындагы кеше чыннан да аның әнисе икәненә инану өчен кирәк.
Әгәр бала юлда югалса
Бала автобустан яисә башка транспорттан вакытыннан алда чыкты, ә сез алга таба китеп бардыгыз, ди. Мондый чакта бала паникага бирелмәскә тиеш. Ул шул тукталышта сезне көтеп торсын.
Әгәр киресенчә, әни кеше кирәкле тукталышта төште, бала өлгермичә, китеп барды, ди. Бу очракта бала киләсе тукталышта төшәргә һәм әнисе килеп алганны көтеп торырга тиеш.
Игътибар!
Әгәр бала әнисен югалтканын аңласа, башта кычкырып әнисен чакырырга карарга тиеш. Чөнки әнисе бер-ике адымда гына булып та, бер-берсен күрмичә торырга мөмкиннәр. Кычкырып тавыш бирүдән бала оялмаска тиеш, шуны аңлатыгыз.
Бала урманда адашса
Әти-әниеңне югаткан урыннан беркая да китмәскә.
Үзен тизрәк тапсыннар өчен бала кычкырып аваз бирергә, ярдәм сорап кычкырырга тиеш.
Елга, күл, буага кермәскә, йөзеп аргы ярга чыгарга тырышмаска!
Җиргә ятып йокламаска.
Гөмбәләр һәм җиләкләр ашамаска.
Урманда очраган хайваннарга якын килмәскә, сыйпамаска.
Әти-әниләргә киңәшләр
Походка чыкканда балага ерактан күренеп торырлык ачык төсле кием кидерергә.
Кесәсенә ак кулъяулык салырга. Караңгы төшкәч, бала аны агач ботагын бәйләсә, ерактан күреп алыр өчен.
Баланың үзе белән су һәм ниндидер ризык булырга тиеш.
Балага сыбызгы алып бирегез. Әгәр адашса, ул аны сызгыртсын, табуы җиңелрәк булыр.
Кайчакта бала адашканы өчен ачуланырлар дип, тавыш бирмичә торырга мөмкин. Моны балага яхшылап аңлатырга кирәк.
Игътибар!
Мәсәлән, мине югалттың, ди, иң беренче нишлисең дип, бала белән уен рәвешендә әлеге кагыйдәләрне кабатларга кирәк. Кайчакта рольләрне алмашып уйнарга да мөмкин. Моны уенчыклар белән дә уйнарга була.
ЯИ фотосы.