

Эльбрус – организмы тулысынча формалашмаган балалар өчен куркыныч тау. Анда менү өчен тәкъдим ителгән минималь яшь – 14 яшьтән. Бу хакта "Вести" белән әңгәмәдә Эльбрус биектау эзләү-коткару отряды начальнигының беренче урынбасары Альберт Хаҗиев сөйләгән.
Шул рәвешле ул Эльбруста 11 яшьлек малайның һәлак булу очрагына карата фикерен белдергән.
Исегезгә төшерәбез, июль аенда 11 яшьлек малай әтисе белән бергә Эльбруска күтәрелә. Әмма 5 300 метр биеклектән төшкәндә бала өч тапкыр аска егылып төшә, имгәнүләр ала һәм һәлак була. Билгеле булуынча, әти кеше бала маршрутны МЧСта теркәми.
Альберт Хаҗиев әйтүенчә, баланың әтисенә, әгәр ул МЧСта үзенең маршрутын рәсми рәвештә теркәгән булса, улы белән тауга менәргә киңәш итмәсләр иде.
“Без аңа бала белән Эльбруска барырга киңәш итмәс идек. Анда биек, анда бала өчен куркыныч. Әле организм нормаль формалашмаган. Һәлак булган балага нибары 11 яшь. Балаларны тауга менәргә 14-16 яшьтән җәлеп итәргә мөмкин”, - дигән Хаҗиев.
Ачык чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, Русиядә Эльбруска менү өчен рәсми минималь яшь юк. Әмма практикада төрле клублар һәм гидлар үз кагыйдәләрен экспертлар киңәшләренә таянып билгели.
Фото: ЯИ