Әти-әниләр колагына
7 Августа , 02:00

Отпуск вакытында авырып китсәң...

Ялны озайтып буламы?

Отпуск вакытында авырып китсәң...Отпуск вакытында авырып китсәң...
Отпуск вакытында авырып китсәң...

Хезмәт кодексы бу вәзгыятьне хезмәткәр файдасына хәл итә һәм ике вариант билгели. Ял я авыру көннәре санына озайтыла, яисә эш бирүче тарафыннан, хезмәткәрнең теләкләрен исәпкә алып, башка вакытка күчерелә.

Ял көннәрен озайту өчен гариза кирәкми, авыру турында хәбәр итү һәм эшкә яраксызлык электрон кәгазенең номерын атау да җитә.

Ә менә отпускны башка вакытка күчерү өчен гариза кирәк булачак, анда хезмәткәр үзе өчен уңайлы даталарны күрсәтә, ә эш бирүче аларны приказ белән беркетә.

Акча тулы күләмдә саклана. Барлык авырган көннәр өчен, ял белән туры килгәннәрен дә кертеп, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие түләнә.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас