+24 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 Августа , 04:55

Стресстан ничек котылырга?

Бүгенге чынбарлыкта стресс, борчылу күп кешенең көндәлек тормышында зур урын тота.

Стресстан ничек котылырга?Стресстан ничек котылырга?
Стресстан ничек котылырга?

Даими борчылу сәламәтлеккә, тормыш сыйфаты начараюына зур йогынты ясый, шуның өчен аның белән көрәшү юлларын белергә кирәк? Стресс, борчылуны ничек җиңеп була соң?

Сулыш алу һәм тынычлану күнегүләре

Сулыш алу һәм тынычлану күнегүләренә медитация керә. Ул күтәрелгән кортизол (стресс гормоны) дәрәҗәсен төшерергә ярдәм итә. Медитация белән шөгыльләнгәндә тыныч музыка тыңласаң, борчу шунда ук юкка чыгачак. Медитация ошамаса, сулыш күнегүләре башкара аласыз – 4 секундка тирән сулыш алыгыз һәм сулышны 4 секундка тоткарлап торыгыз, шуннан соң 4 секунд әкрен генә сулышны чыгарыгыз – бу күнегүне берничә тапкыр эшләргә кирәк.

Физик активлык

Спорт белән шөгыльләнү нерв системасы эшен яхшырта, эндорфиннарның (яхшы кәеф гормоннары) дәрәҗәсен күтәрә. Хәтта саф һавада йөрү дә стрессны киметүгә йогынты ясый. Әгәр дә спорт белән шөгыльләнәсегез килмәсә, бер сәгать булса да, йөреп керегез.

 Йокы режимы

Йокы җитмәү һәм режим бозылу стрессны һәм борчылуны көчәйтә. Бер үк вакытта йокларга ятарга һәм уянырга тырышыгыз, йокыга бер сәгать кала телефонны кулга алмагыз. Режим көйләнү белән стресс сезнең тормышыгызда кимиячәк.

 Якыннар белән аралашу

Дуслар, якыннар яисә психолог белән аралашу стрессны, борчылуны киметергә ярдәм итә. Үз эчегезгә бикләнмәгез, хис-кичерешләрегез белән уртаклашыгыз, якыннарыгыздан киңәш сорагыз.

Әгәр дә стресс көндәлек эшләрне башкарырга комачауласа, баш авыртуына, тахикардиягә китерсә психологка яисә психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Һәр кеше үзенең психик сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Әгәр дә стресс сезнең тормышыгызда зур өлеш алып торса, санап үтелгән ысулларны кулланыгыз һәм ярдәм сорарга курыкмагыз.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас