+23 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
9 Августа , 03:30

Көнкүреш химиясен балалардан ерак тоту мөһим!

Көнкүреш химиясен балалардан ерак тоту мөһим!Көнкүреш химиясен балалардан ерак тоту мөһим!
Көнкүреш химиясен балалардан ерак тоту мөһим!

Әгәр бала ялгыш көнкүреш химиясе йоткан икән, ата-аналарга кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Бу хакта Пирогов университетының балалар авырулары кафедрасы ассистенты Заур Хатшуков сөйләде.

Табибларкилгәнче, ул авыз куышлыгындагы матдә калдыкларын алып ташларга, авызын чиста су белән чайкарга һәм, әгәр бала аңында булса, бераз су эчерергә киңәш итте.

Шул ук вакытта эксперт баланы көчләп костыртмаска куша, чөнки агрессив матдәнең ашказаны юлы аша кабат узуы химик пешүгә китерергә мөмкин.

“Шулай ук үз белдеклелегез белән сөт, үсемлек мае, сорбентлар яисә нинди дә булса дару препаратлары бирергә киңәш ителми”, – диде Хатшуков.

Бала көнкүреш химиясе парларын сулаган очракта, аны саф һавага яисә яхшы җилләтелүче бинага чыгарырга киңәш ителә. Әгәр баланың сулышы начарланса, иреннәре зәңгәрләнсә һәм башка хәвефле симптомнар барлыкка килсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк.

ЯИ фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас