+23 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
9 Августа , 02:00

Җәй көне дә балагызны укытасызмы?

Тәҗрибәле педагог әти-әниләргә киңәшләр биргән.

Җәй көне дә балагызны укытасызмы?Җәй көне дә балагызны укытасызмы?
Җәй көне дә балагызны укытасызмы?

Уку елы башланырга әле бер ай бар, ә сез инде бала укуны, тапкырлау таблицасын онытты, дип борчыласызмы? Күп кенә ата-аналар балаларын көненә 2-3 сәгатькә язырга һәм китап укырга мәҗбүриләп утырта, педагогик басым ясарга тотына. Мондый алымның нәрсәгә китерүе турында “Mail Дети”га педагог-психолог, “Умношкола”га нигез салучы Шамил Әхмәдуллин сөйләгән.

Педагог билгеләвенчә, күп кенә ата-аналар бала белән каникулларда да шөгыльләнүне дәвам итә. Әмма көн саен ун бит текст язарга мәҗбүр итүгә караганда, аның укуга кызыксынуын саклап калу күпкә мөһимрәк. Моның урынына когнитив күнекмәләрне үстерүгә һәм белем ала белүгә игътибар итәргә кирәк.

Җәй көннәрендә мәктәп программасының бер өлеше онытылырга мөмкин, һәм бу нормаль күренеш. Бала парта артында гына  төрле яклап үсешми. Китаплар, өстәл уеннары, сәфәрләр, музейлар, өлкәннәр белән аралашулар — болар барысы да каникул вакытында фикерләүне, игътибарны, хәтерне һәм сөйләмне үстерүне дәвам итә.

“Баланы көн саен көчләп дәрес әзерләргә мәҗбүр иткәндә, баш мие укуны бетмәс-төкәнмәс бурыч итеп кабул итә башлый. Нәтиҗәдә, сентябрьгә укучы арып, уку теләген югалтып мәктәпкә килә. Без алган белемнәрне саклыйбыз, дип, мотивацияне югалачакбыз. Җәй көннәрендә дәреслекләр буенча укып-язып утырудан баш тарту, аларны кыска интеллектуаль активлыклар белән алыштыру яхшырак. Бу – бергәләп уку, логик бурычлар, өстәл уеннары, китаплар һәм фильмнар турында фикер алышулар һәм чишелешләр эзләүне таләп итә торган авыр булмаган көнкүреш бурычлары булырга мөмкин. Шулай рәвешле, сез баланы артык йөкләмәячәксез, әмма аның баш миен тонуста тотачаксыз.

Каникулларның төп максаты – мәктәп программасының һәр темасын истә калдыру түгел. Кызыксыну, яңалыкка омтылу һәм бурычларның хәл ителерлек булуына ышанычны саклап калу күпкә мөһимрәк. Нәкъ менә шулар бала белән гомер буе калачак чын белем алу күнекмәсе дә инде”, - ди педагог.

Автор фотосы. 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас