

Нәтиҗәдә ул төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Бу турыда Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Ведомство мәгълүматлары буенча, 7 августта көндез балигъ булмаган бала, “ВАЗ-2114” белән идарә итеп, Бишбүләк авылы ягыннан Чехово авылы ягына таба хәрәкәт итә. Үсмер идарәне югалта һәм машина юл читенә төшеп каплана.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, малай абыйсыннан машина ачкычын рөхсәтсез алган. Алар Чишмә районыннан нәнәләренә кунакка килгән булган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, авария шартлары ачыклана.
Фото: Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтеннән.