+24 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
12 Августа , 02:00

Балаларны төшкә кадәр йоклатмагыз!

Балалар неврологы билгеләвенчә, бу нерв системасына зыян китерә.

Балаларны төшкә кадәр йоклатмагыз!Балаларны төшкә кадәр йоклатмагыз!
Балаларны төшкә кадәр йоклатмагыз!

Каникулларда баланы иртәнге җидедә уятырга, көндәлеген тикшерергә һәм вакытында йокларга ятуын күзәтергә кирәкми. Каникулларның иң зур плюсы— ирек, дип уйлый бик күпләр. Ләкин бу ирекнең икенче ягы да бар: күп кенә балалар йокы графигын шулкадәр күчерә ки, төн уртасы узгач кына йоклап китәләр һәм төштән соң гына йокыдан торалар. Әти-әниләр гадәттә моңа тыныч карый – җәйге ял бит! Балалар неврологы-сомнологы Евгения Третьякова мондый режимның балалар сәламәтлеге өчен зыянлы булуын кисәтә. Соң яту, соң йокыдан уяну сәламәтлеккә, кәефкә, хәтта организмның йөкләнешләрдән соң ничек тернәкләнүенә дә йогынты ясый.

Табиб аңлатуынча, сәбәпләр – ике, икесе дә физиологик. Беренчесе – кояш яктысы, ут. Озак вакыт яктылык мелатонин, йокы гормоны эшләп чыгаруны баса. Баш миенә сигнал килә: тышта якты, йокларга иртәрәк әле. Организмга төн әле җитмәгән кебек тоела, һәм ул йокларга теләми. Икенчесе – иртәнге дисциплина булмау. Мәктәпкә уянуның кирәге юк —иртәнге ритуаллар юкка чыга.

Ләкин баланың миенә тернәкләнү өчен июльдә дә, сентябрьдә дә шулкадәр үк сәгать йокы кирәк. Нормалар яшькә төгәл бәйләнгән. 1-2 яшьлек балаларга — тәүлегенә 11-14 сәгать, 3-5 яшьлекләр — 10-13 сәгать, 6-12 яшьлекләр — 9-12 сәгать, 13-18 яшьлек үсмерләргә 8-10 сәгать йокы кирәк. Һәм каникулларда да бу нормалар үзгәрми.

"Уку йөкләнешенең кимүе йокыга ихтыяҗны киметми. Балага бераз соңрак ятарга һәм чак кына соңрак торырга рөхсәт итәргә мөмкин. Мәсәлән, әгәр ул 22:00 да ятса, җәй көне вакытны 23:00-23:30 га күчерергә, ә иртәнге 7:00 да уяту урынына 9:00-9:30 да торырга мөмкин. Йокының гомум озынлыгы элеккечә калырга тиеш. Ә менә уянуны 2-3 сәгатькә күчерү – баш мие өчен зур стресс. Әгәр дә күчеш сәгать ярымнан артыкка китсә, сез баланы башка сәгать поясына климатлаштырусыз җибәрдегез дип санагыз", - ди невролог.

Бала вакытында йокыга китеп, иң мөһим төнге йокы циклларын үткәрергә тиеш, бигрәк тә үсеш чорында. Мәсәлән, соматропин үсеш гормоны нәкъ менә төннең беренче яртысында 2:00 га кадәр эшләп чыгарыла, дип аңлата белгеч. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, төнге сәгать 1:00 да йокы сыйфаты 22:00 белән чагыштырганда начаррак. Әгәр вакытында йокларга ятмасаң, нерв системасы тулы тернәкләнүнең барлык фазаларын үтәргә өлгерми.

Борчылу һәм ярсучанлык, стресска чыдамлыкның кимүе, үз-үзеңне контрольдә тоту кыенлыгы, импульсивлык – болар барысы да төнге йокы режимы бозылудан килә. Моннан тыш, кортизол — иртәнге күтәренкелек гормоны эшләп чыгару бозыла, бу хәл хәлсезлеккә, баш авыртуларына һәм хәтта җәй көне дә иммунитетның какшавына китерә.

 

Фото: ЯИ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас