+17 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
13 Августа , 03:45

Балаларга мотоцикл алганчы 7 кат уйлагыз...

Межгорье шәһәре прокуратурасы балигъ булмаган улына мотоцикл сатып алган әтигә карата җинаять эшен судка юллаган.

Балаларга мотоцикл алганчы 7 кат уйлагыз...Балаларга мотоцикл алганчы 7 кат уйлагыз...
Балаларга мотоцикл алганчы 7 кат уйлагыз...

Шәһәр прокуратурасы 44 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше кузгаткан. Ул Русия Җинаять кодексының 151.2 маддәсенең 1нче кисәге (балигъ булмаган баланы аның тормышына хәвеф тудыручы гамәлләр кылуга җәлеп итү) буенча гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның августында әти кеше 15 яшьлек улына югары куркыныч чыганагы булган “Ирбис” маркалы мотоцикл сатып алган.

Агымдагы елның июлендә Татлинская урамындагы кизү торганда полиция хезмәткәрләре үсмерне руль артында күреп ала. Балигъ булмаган бала законлы таләпләрне үтәми һәм вакыйга урыныннан кача. Аның транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы һәм башында шлемы булмый.

Гаепләнүче гаебен таныган. Җинаять эше тикшерү өчен Межгорье шәһәре буенча мировой судьяга җибәрелгән.

Фото:dg-yug.ru

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас