+17 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
13 Августа , 04:50

Әниләргә эшкә урнашу гадиләштерелә

1 сентябрьдән бала тәрбияләүче аналарны эшкә алу кагыйдәләре үзгәрә: нәрсәне белергә кирәк?

Әниләргә эшкә урнашу гадиләштереләӘниләргә эшкә урнашу гадиләштерелә
Әниләргә эшкә урнашу гадиләштерелә

Русиядә 3 яшькә кадәр баласы булган хатын-кызларга эшкә урнашканда сынау вакыты билгеләү тыела. Яңа кагыйдә 1 сентябрьдән үз көченә керә.

1 сентябрьдән эш бирүчеләр 3 яшькә кадәр бала тәрбияләүче хатын-кызларны эшкә алганда сынау вакытын билгели алмаячак. Бу хакта Русия Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров белдерә.

Яңа норма әниләргә генә кагылмый. Ул 3 яшькә кадәрге баланы әнисез тәрбияләүчеләргә дә кагыла.

Әлеге вакытта сынау вакытына кагылышлы тыю 1,5 яшькә кадәр балалары булган хатын-кызларга гына кагыла. 1 сентябрьдән баланың яше буенча чик өч елга кадәр арттырыла.

Яңа кагыйдәнең төп максаты – кечкенә баласы булган ата-аналарның хезмәт хокукларын яклау һәм аларның эшкә урнашу мөмкинлекләрен киңәйтү.

Автор фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас