

Мошенниклар яңа уку елы алдыннан “иң яхшы сыйныф”, “иң яхшы мәктәп” яисә “иң яхшы укытучы” өчен тавыш бирергә чакырган СМС-хәбәрләр тарата башлаган.
Сылтама буенча кергән кешеләрдән шәхси мәгълүматларын кертеп теркәлү үтүне сорыйлар.
Мондый фишинг-сайтлар аша мошенниклар шәхси мәгълүматларга һәм аккаунтларга керү мөмкинлеге алырга, аларны алга таба үз мәнфәгатьләрендә кулланырга мөмкин. Кайбер очракларда зарарлы программа урнаштыру куркынычы да бар.
Сак булыгыз: шикле сылтамалар буенча күчмәгез, шәхси мәгълүматлар кертмәгез һәм таныш булмаган сайтларда теркәлмәгез.
Факил Мостафин фотосы.