

Русиядә агымдагы елда вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь күләме көненә 6827,40 сум тәшкил итәчәк. Бу турыда Русиянең Социаль фонды хәбәр итте.
Больничный соңгы ике календарь елдагы хезмәт хакын исәпкә алып билгеләнә. Шул ук вакытта тулы календарь ай өчен пособие күләме минималь хезмәт хакыннан (МРОТ) түбән була алмый. Мәгълүм булуынча быел МРОТ 27093 сум тәшкил итә.
Социаль фонд мәгълүматлары буенча, больничныйда бер көн өчен минималь түләү түбәндәгечә булачак:
✅ 31 көнлек айда – 873,97 сум;
✅ 30 көнлек айда – 903,10 сум;
✅ 28 көнлек айда – 967,61 сум.
Моннан тыш, больничныйны ачу, озайту һәм ябу турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталындагы “Сәламәтлек” бүлегендә карап була.
Автор фотосы.