

Портфель сайлаганда аның авырлыгына, арка өлешенә, җилкә каешларына һәм яктылык кайтаручы элементларына игътибар итәргә кирәк..
Башлангыч сыйныф укучысы портфеле нинди авырлыкта булырга тиеш?
Башлангыч сыйныф укучылары өчен буш портфель авырлыгы 700 граммнан артмаска, ә урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен 1 килограммнан артмаска тиеш.
Портфельнең арка өлеше нинди булырга тиеш?
Кечкенә балалар өчен букчаның арка өлеше формасын саклый торган һәм эчке өлешле каты булуы мөһим. Мондый конструкция аның аркага тыгыз ятуын һәм дәреслекләр авырлыгын тигез бүлүне тәэмин итә.
Портфельнең җилкә каешларын ничек сайларга?
Каешлар киң, йомшак һәм озынлыгы көйләнә торган булырга тиеш. Бу баланың аркасына һәм җилкәләренә артык йөк төшүен киметергә ярдәм итә.
Портфельгә яктылык кайтаручы элементлар кирәк
Баланың хәвефсезлеген тәэмин итү өчен портфельдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуы мөһим. Алар портфельнең алгы өлешендә һәм кырыйларында, шулай ук өске ягында урнашырга тиеш.
Уку әсбаплары белән портфель күпме авырлыкта булырга тиеш?
“Роспотребнадзор” тәкъдимнәре буенча, китаплар, дәфтәрләр һәм язу кирәк-яракларын кертеп, портфельдәге гомум йөк түбәндәге чикләрдән артмаска тиеш:
1-2нче сыйныфлар – 1,5 килограмм;
3-4нче сыйныфлар – 2 килограмм;
5-6нчы сыйныфлар – 2,5 килограмм;
7-8нче сыйныфлар – 3,5 килограмм;
9-11нче сыйныфлар – 4 килограмм.
Автор фотосы.