+22 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
19 Августа , 03:45

“Бишле теләсәң, түлә!”

Балаларны тәрбияләүдә төп хаталар

“Бишле теләсәң, түлә!”“Бишле теләсәң, түлә!”
“Бишле теләсәң, түлә!”

Психолог Кира Макарова белдерүенчә, яхшы билгеләр алган өчен балага акча бирү аңардан кулланучы ясый. Балаларга үзләренең балачагында булмаган нәрсәләрне бирергә теләп, ата-аналар еш кына хата ясый – уенчыкларны кредитка сатып ала, проблемалардан саклый һәм балаларга нәрсәндер булса тыюдан курка. Нәтиҗәдә гаиләдә дөнья аңа бурычлы дип уйлаган манипулятор үсә.

Психолог сүзләренчә, “юк” сүзеннән баш тарту баланың чикләрне аңламавына китерә. Психологиядә бу төшенчәне  “бала-монстр” дип атыйлар, чөнки ул барысы да аңа буйсынган булырга тиеш дип уйлый. Макарова ассызыклавынча, гаилә – ул иерархияле система, һәм бала югарыда булырга тиеш түгел: югары баскычта – тәэмин итүчеләр. Әгәр балага гаиләдә төп роль бирелә икән, ул өлкәннәрне контрольдә тота башлый.

Яхшы билгеләр өчен финанс бүләкләүләр – тагын бер хата. Бала: “бишле теләсәң, түлә”, – дип сезнең белән идарә итә башлый. Манипуляцияләрнең төп сәбәбе – ата-аналарның үз сүзендә тора белмәве: бүген ярый, иртәгә ярамый. Таләпләрдә тотрыксызлык булганда неврозлар да үсә. Балаларны чамадан тыш курчалау да зарарлы: аларда кулланучылар позициясе формалаша. Психолог эзлекле булырга һәм әйберләр сатып алу урынына балага күбрәк игътибар бирергә киңәш итә.

Фото Интернет челтәреннән алынды.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас