

Балалар нейрохирургы Борис Олейников белдерүенчә, кычкыру һәм физик җәзалар баланың психологик халәтенә зыян китерергә мөмкин. Бу хакта ул РБК радиосында “Ата-аналар контроле” тапшыруы эфирында сөйләгән.
Эксперт сүзләренчә, ата-аналар балага кычкырганда, аның баш миендәге “курку үзәге” шунда ук активлаша. Бу вакытта логик фикерләү өчен җавап бирә торган префронталь кабык сүнә, һәм бала физик яктан җәзаның мәгънәсен аңлый алмый башлый. “Мин ниндидер начар әйбер эшләдем” дигән фикер урынына аның баш миенә “мин куркыныч астында” дигән сигнал килә.
"Мондый балаларның өлкәнрәк яшьтә борчылу, депрессия, үз-үзләрен контрольгә алу белән авырлыклар булуы бик ихтимал", - дип аңлата нейрохирург.
Табиб билгеләвенчә, кимсетүле сүз белән җәзалау баланың миенә физик җәза кебек үк җимергеч тәэсир итә.
“Син гаилә хурлыгы” яки “Синнән барысы да көлә” кебек сүзләр баш миендә физик сугу кебек үк авырту зоналарын активлаштыра. Социаль кире кагу һәм физик авырту организмның бер үк нейрон чылбыры белән эшкәртелә.
Балаларның хаталануына ничек дөрес җавап бирергә дигән сорауга Олейников дүрт принципны атаган.
Беренчесе – бала үзе түгел, аның ниндидер гамәле начар булуын аңлату мөһим.
Икенче кагыйдә гамәлләрнең нәтиҗәләренә кагыла. Әйтик, әгәр ул мәктәпкә соңга калса, аңа сез түгел, укытучы үзе кисәтү ясасын, ә шигырьне ятламаса — түбән билге куйсын. Бала гамәлләренең нәтиҗәсен үзе аңларга тиеш.
Өченче кагыйдә – җәза һичшиксез гамәл белән бәйле булырга тиеш. Әгәр су түккән икән, аның үзенә сөртергә, уенчыкны сындырган икән, үзенә төзәтергә кушарга кирәк.
Дүртенче кагыйдә – беркайчан да баланы хис-кичерешләре өчен җәзаламагыз. Әйтик, ачуы чыгуын тыярга ярамый, моны башка ысул белән белдерергә өйрәтергә кирәк, дип аңлата эксперт. Аның сүзләренчә, җәза бирүнең төп бурычы – балага авырту китерү түгел, ә аның гамәлләре һәм нәтиҗәләре арасындагы бәйләнешне күрсәтү.
Автор фотосы.