+19 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
21 Августа , 02:00

Балалар сосиска ярата да ул...

Аларның сәламәтлеге турында кайгыртучы әниләр мондый ризыкка әйләнеп тә карамый.

Балалар сосиска ярата да ул...Балалар сосиска ярата да ул...
Балалар сосиска ярата да ул...

Сосискалар беренче карашка зыянсыз булып күренергә мөмкин, әмма аларны бөтен гаилә өчен тиз генә капкалап алу сыйфатындагы ризык итеп сайларга кирәкми.

Табиблар әйтүенчә, иртәнге аш өчен бик популяр булган бу ризыкта консервантлар, тәм көчәйткечләр, стабилизаторлар һәм нитритлар бар. Алар саклану вакытын арттыра һәм сосискаларның тышкы кыяфәтен яхшырта. Шуңа карамастан, эшкәртү процессында аларда канцерогеннар барлыкка килә, бу ризыкны  даими куллану эчәклек һәм ашказаны яман шешенә китерергә мөмкин.  

Күпсанлы тикшеренүләр аның сәламәтлек өчен иң җитди проблемалар белән бәйле булуын  күптән раслады инде.

 Сосискаларны бигрәк тә балалар ярата. Аларның сәламәтлеге турында кайгыртучы әниләр кибеттә мондый ризыкка әйләнеп тә карамаячак.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас