Әти-әниләр колагына
23 Августа , 06:55

Йорт хайваннары белән дус булыйк!

Йорт хайваннары белән дус булыйк!Йорт хайваннары белән дус булыйк!
Йорт хайваннары белән дус булыйк!

Йорт хайваны белән яшәү кагыйдәләре

1.Этне бауда йөртү мөһим

Күп кенә хуҗалар этләре беркайчан да качмас дип уйлый. Әйе, ул тыңлаучан булырга мөмкин, һәрвакыт янәшәдә йөрергә мөмкин. Шәһәрдә көтелмәгән хәлләр бик күп: якында машина сигнализациясе кычкырып җибәрергә мөмкин, кемдер петарда шартлата, каршыгызга агрессив эт килеп чыга ала. Мондый стресс вакытында эт үзен ничек тотачагы беркемгә дә билгеле түгел. Берничә секундка гына баусыз калу да бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Бауда йөртү хайванга ышанмау түгел. Киресенчә, бу сезнең җаваплылыгыгызны күрсәтә: эт алдында да, җәмгыять алдында да. Шул исәптән хайваннарны яратмаган кешеләр алдында да.

  1. Этнең прививкасы, авызлыгы, биркасы булырга тиеш

Моны һәр эт хуҗасы белергә тиеш. Авызлык этнең явыз булуын аңлатмый. Бу – хәвефсезлек чарасы: эт җирдән нәрсәдер алып ашарга мөмкин яки баланы очраклы рәвештә тешләп алырга мөмкин. Җәмәгать урыннарында ул кирәк.

Прививкалар тагын да мөһимрәк. Котырыну (бешенство) беркемне дә кызганмый. Әгәр прививкасыз эт кемнедер тешләсә, нәтиҗәләр фаҗигале булачак. Прививка – арзан, хәвефсез һәм мотлак.

Бирка – этнең “тавышы”. Ул үзе турында сөйли алмый, ә муенсасында хуҗасының телефоны булса, ул югалганда тизрәк табыла.

  1. Хайван өчен аңлаешлы режим булдыру

Хайваннар өчен режим бик мөһим. Гадәттәге тәртиптән читкә чыгу стресс китерә.

Приюттан алынган хайваннарга аеруча вакыт кирәк. Кемдер 3 айда ияләшә, кемдер ярты елда. Иң зур хата – яңа хайванны элеккеге “идеаль” хайван белән чагыштыру.

  1. Бала белән хайван килешмәсә, нишләргә?

Әгәр эт бала туганчы ук гаиләдә булган булса, ул стресс кичерергә мөмкин: ул игътибарга ияләшкән, ә хәзер барысы да балага бирелә.

Эт явыз түгел, ул бары тик курка яки аңламый. Бала да курка башларга мөмкин, һәм бу хәлне тагын да катлауландыра.

Нәрсә эшләргә:

Кинолог яисә зоопсихологка мөрәҗәгать итегез

Киңлекне бүлегез: эт өчен аерым урын булдырыгыз.

Әгәр моңа карамастан хәл үзгәрмәсә, алар бергә яши алмаячак. Бу очракта этне приютка тапшыру – иң дөрес карар.

  1. Хайваннан баш тарту оят түгел

Кайберәүләр ярдәм сорарга курка. Хайванны белгечләргә тапшыру аны урамга ташлауга караганда яхшырак. Чын җаваплылык  “мәңгелеккә алам” дип сүз бирү түгел, ә хайванга яхшы булсын өчен дөрес карар кабул итү.

Кешеләрне гаепләргә кирәкми: кайчак шартлар авыр була.

Альбина Галимова фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас