Әти-әниләр колагына
24 Августа , 06:55

Нәрсә ул эмоциональ акыл?

Нәрсә ул эмоциональ акыл?Нәрсә ул эмоциональ акыл?
Нәрсә ул эмоциональ акыл?

Сезгә уй-хисләрегез ташып, үзегезне кулда тота алмаган чаклар танышмы? Яисә бала елаганда, аның нәрсә хис иткәнен аңламыйча, моңа ачуланганыгыз бармы? Боларның барысы да эмоциональ акыл белән бәйле.

Эмоциональ акыл ул нәрсә һәм аны ни өчен үстерергә кирәк?

Сезнең берәр кешенең ярсыган баланы бер генә сүз белән тынычландыра алуын, ә икенче кешенең, киресенчә, низагны тагын да көчәйтүен күргәнегез бардыр. Яисә кемдер уңышсызлыктан соң тиз арада үз хәленә кайта, ә кемдер атналар буе борчылып яши. Еш кына аерма холыкта түгел, ә эмоциональ акыл дәрәҗәсендә – EQда була.

Эмоциональ акыл – кешенең үз эмоцияләрен һәм башкаларның хисләрен таный белүе, әңгәмәдәшенең ниятләрен аңлавы, үз халәте белән идарә итә алуы һәм кешеләр белән мөнәсәбәт кора белүе.

Гади итеп әйткәндә: IQ мәсьәләне чишәргә ярдәм итсә, EQ шул мәсьәләне чишкәндә янәшәдәге кешеләр белән үзеңне тыныч тотарга ярдәм итә.

EQның 4 өлеше

Үз эмоцияләреңне аңлау – хәзерге мизгелдә нәрсә хис итүеңне атый белү.

Үз эмоцияләрең белән идарә итү – эчтә барысы да кайнап торганда да ачуга бирелмәү, хисләрне үзеңә дә, башкаларга да зыян китермичә кичерә белү.

Башкаларның эмоцияләрен аңлау – эмпатия, үзеңне башка кеше урынына куеп карый белү.

Мөнәсәбәтләр белән идарә итү – килешә белү, низагларны көйләү, ярдәм күрсәтә алу.

Ни өчен EQ мөһим?

Озак вакытлар уңыш югары IQга бәйле дип саналды. Әмма тикшеренүләр күрсәтүенчә, эмоциональ акылы үсеш алган кешеләр тормышта үзләрен гармониялерәк хис итә.

Көндәлек тормышта югары EQ нәрсә белән мөһим?

Балалар белән аралашу җиңеләя. Сез аларның көйсезләнүе артында нәрсә торганын яхшырак аңлыйсыз.

Низагларда тотрыклылык арта. Сез ярсуга һәм үпкәгә бирелмисез – сөйләшә, килешә аласыз.

Стресстан соң тизрәк тернәкләнәсез. Эмоцияләр тәндә атналар буе “утырып калмый” эчкә җыелмый һәм сәламәтлеккә начар тәэсир итми.

Арып, янып чыгу куркынычы кими. Сез арыганлык билгеләрен иртәрәк сизәсез һәм организм “баш күтәргәнче” үк ял итәргә өлгерәсез.

Парлы мөнәсәбәтләр сәламәтрәк була. Сез хисләр турында гаепләүләрсез сөйләшә аласыз һәм партнерыгызны ишетәсез, үзегезне яклау позициясенә генә бикләнеп калмыйсыз.

EQны ничек үстерергә?

IQ күпмедер дәрәҗәдә тумыштан бирелгән булса, эмоциональ акылны теләсә кайсы яшьтә үстереп була. Баш мие сыгылмалы, анда яңа нейрон бәйләнешләр даими барлыкка килә. Моның өчен гади күнегүләрне даими башкару да җитә.

Моның өчен нәрсә эшләргә?

Эмоцияләрегезне атап әйтегез.  Мәсәлән, “Мин ачуланам” яисә “Мин борчылам”. Исеме әйтелгән эмоция инде куркыныч, билгесез нәрсә булып тоелмый. Аны аңлап үзе үк файдага эшли.

Үзегездән сорагыз: “Мин хәзер нәрсә хис итәм һәм ни өчен?” Үз-үзеңне гаепләмичә генә күзәтү башта автомат рәвештә кабатлана торган реакцияләрне шик астына куя, ә аннары аларны сәламәтрәк, файдалырак реакцияләргә алыштырырга ярдәм итә.

Бәяләмичә тыңлагыз. Кемдер үз хисләре белән уртаклашканда, киңәш бирергә ашыкмагыз, сүзен бүлмәгез. Гади генә итеп: “Мин сине ишетәм, бу чыннан да авыр/әрнүле/мөһим”, – дип әйтегез.

Пауза ясагыз. Көчле эмоция вакытында шунда ук җавап кайтармагыз. Тирән итеп сулыш алыгыз, сулышыгызны чыгарыгыз, эчтән унга кадәр санагыз. Шушы вакыт эчендә баш мие “һөҗүм” режимыннан “аңлау” режимына күчә ала.

Үсеш алган эмоциональ акыл безне идеаль итми. Без барыбер ачуланачакбыз, үпкәләячәкбез, ялгышачакбыз һәм кайчак якын кешеләргә дә, якын булмаганнарга да тавыш күтәрергә мөмкинбез. Бу – нормаль хәл.

Ләкин EQ үсеш алган булганда без:

нәрсәдер дөрес бармавын тизрәк сизәбез;

үзебезне ресурслы халәткә кайтара беләбез;

низагтан соң мөнәсәбәтләрне җиңелрәк җайлыйбыз;

үзебезне дә, башкаларны да тирәнрәк аңлыйбыз.

Ә бу, мөгаен, ныклы гаилә корырга, балалар белән элемтәне сакларга һәм тирә-яктагы дөнья тотрыксыз булганда да үзеңне ышанычлырак хис итәргә ярдәм итүче иң мөһим нәрсәләрнең берседер.

Автор фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас