Әти-әниләр колагына
24 Августа , 02:00

Питбайкмы, әллә бала гомереме?

Үсмерләрнең  мотоциклда имгәнү очракларын санасаң, чаң кагарлык.

Питбайкмы, әллә бала гомереме?Питбайкмы, әллә бала гомереме?
Питбайкмы, әллә бала гомереме?

Иртә яздан шәһәр яны, авыл, дача урамнары үсмерләрнең мотоцикл, квадроцикл, скутерда узыш шау-шуына күмелә. Малай-шалай кыш буе гаражда күз кыздырып торган техниканы тик тота аламы соң инде?! Кычкыртып авыл урамнарыннан оча... Электр скутерлары, мотоцикллар һәм квадроцикллар хәзерге заман  балалары өчен популяр күңел ачу чарасына әверелде. Кызганычка каршы, күп кенә әти-әниләр әлеге транспорт чаралары белән бәйле хәвефне бәяләп бетерми. Соңгы еллардагы җәйләрнең статистикасы коточкыч – бөтен ил буйлап квадроцикллар, мотоцикллар, питбайклар белән идарә итүче балаларның үлеме, гомерлеккә имгәнү очракларын санасаң, чыннан да, чаң кагарлык. Мондый транспорт чараларын балаларга я әти-әниләре, я әби-бабалары, туганнары сатып алып бирә. Туган көннәренә, уку елын яхшы тәмамлаган өчен кыйммәтле “уенчык” сатып алып биреп, баланы шатландырырга тели алар. Әмма еш кына үз сабыйларына үлемгә китерә торган уенчык тоттыруларын аңламыйлар.

Мотоцикл нәрсә белән куркыныч?

* Имгәнү куркынычы зур: аз гына бәрелешкән очракта да җитди җәрәхәтләр алырга мөмкин.

* Җиңел идарә итеп булган техниканы иярләгән балалар еш кына үз көчен һәм хәвеф янавын дөрес бәяли алмый, аларга тәҗрибә җитми.

* Руль артына утырган балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмый,  бөтен көченә газга баса, бу исә күпчелек очракта аварияләргә китерә.

 Саклану чараларын үтәмәү: шлемсыз һәм экипировкасыз мотоциклдан егылу, тизлек артык зур булмаган очракта да, үлемгә китерергә мөмкин.

Кагыйдәләр төгәл үтәлсен!

 Русия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.1 маддәсе нигезендә:  

*мопед-скутер белән М категорияле йөртү таныклыгы булганда 16 яшьтән башлап идарә итәргә мөмкин (двигатель күләме 50 см3 дан артмый);

* эчке двигателенең күләме 125 см3 дан кимрәк булган җиңел мотоцикл белән А1 категорияле йөртү таныклыгы булганда 16 яшьтән идарә итәргә мөмкин;

*эчке двигателенең күләме 125 см3 артык булган мотоцикл белән А категорияле йөртү таныклыгы булганда 18 яшьтән идарә итәргә рөхсәт ителә.

*квадроцикл белән идарә итү өчен А1 категорияле тракторчы-машинист йөртү таныклыгы кирәк. Мондый транспорт белән гомум файдаланудагы юлларда йөрергә ярамый.

*әгәр двигатель күләме 50 см3 дан артык булса, транспортны исәпкә куярга кирәк.

*ОСАГО двигатель күләме 50 см3 дан артык булган мотоцикллар һәм скутерлар өчен мәҗбүри.

Әгәр дәүләт автоинспекторлары туктатса...

16 яше тулмаган үсмер скутер, я мотоцикл белән идарә иткән вакытта тотылса, хуҗасына карата материал төзелә һәм балигъ бул­маган балалар белән эшләүче инспекторга тапшырыла. Ул исә үсмернең ата-анасына карата беркетмә төзи. Соңыннан барлык материал балигъ булмаган балалар буенча эшләүче комиссиягә тапшырыла һәм, эш комиссиядә каралып, ата-ана штрафка тарттырыла. Скутер я мотоцикл махсуслаштырылган стоянкага урнаштырыла, чөнки кагыйдә бозучы аның белән ида­рә итәргә тиеш түгел.

Балигъ булмаган бала катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәте очрагында ата-аналар гражданлык һәм матди җаваплылык тота.

 

Фаҗигале хәлләрдән ничек сакларга?

Үсмернең гомерен саклауның иң яхшы ысулы-җаваплылыкны аңлату, яклауны тәэмин итү һәм законнарны үтәү. Елап мотоцикл сораган балага аның уенчык булмавын аңлатыгыз, юл-транспорт һәлакәте статистикасын күрсәтегез.

Мотоциклны вакытыннан алда сатып алмагыз –16 яше тулганны һәм укып, таныклык алуын көтегез.

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне катгый таләп итегез – бернинди узышу, шлемсыз йөрү һәм пассажирлар йөртү булмасын!

Баланы мотомәктәпкә бирегез, һөнәри белем алу аянычлы хәлләр куркынычын бермә-бер киметә.

Тизлек яратучылар өчен башка мавыгулар да бар

Әгәр балагыз мототехника белән мавыга икән, хәвефсезрәк вариантлар тәкъдим итегез: велоспорт, инструктор контролендә картинг, машина йөртү симуляторлары (компьютер уеннары-тренажерлар), махсус трассаларда балалар өчен мотокросслар (саклау һәм күзәтү астында).

Нинди очракта таныклык кирәкми?

Двигатель күләме 50 куб. сантиметрдан, максималь тизлеге сәгатенә 50 чакрымнан артмаган скутерларга, мопедларга, питбайкларга Дәүләт автоинспекциясендә теркәлү узу та­ләп ителми. Аның белән идарә итү өчен техника йөртү таныклыгың булу да мәҗ­бүри түгел. Скутер хуҗасына ОСАГО полисы да кирәкми.

Шулай ук гомум файдаланудагы юллардан тыш машина йөртү таныклыгыннан башка йөрергә мөмкин. Гомум файдаланудагы юл – ул авыл, шәһәр, төбәк,  ил кебек дәүләт органы карамагында булган һәм хезмәт күрсәтелә торган машина йөрү өлеше яки урам. Мондый юл халык тарафыннан транспорт максатларында файдалану өчен каралган.

Машина йөртү таныклыгыннан башка мопедта, скутерда һәм питбайкта  түбәндәге  очракларда йөрергә мөмкин:

- махсус шөгыльләнү мәйданчыкларында;

- ябык юлларда;

- урманлы яисә торак пунктлардан ерак урнашкан территорияләрдә;

- ярышлар өчен урыннарда.

Монда 99,9 процент ышаныч белән сез автоинспекторларны очрата алмаячаксыз, хәтта очратсагыз да, алар сезне җавапка тарттыра алмаячак. Ләкин моның өчен сез шуны әйтергә тиешсез, сезнең мопед, скутер яки питбайк ул   –   "спорт инвентаре", аның ярдәмендә сез күнекмәләр эшлисез, йөрергә өйрәнәсез...

 

Ахырын уйлагыз...

 

Әти-әниләр, исегездә тотыгыз! Машина йөртү таныклыгы булмаган, юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән, бигрәк тә 16 яше тулмаган балагыз мототранспортта  йөргәндә авариягә эләгә икән, бу очракта сез җавап бирәчәксез. Кыйммәтле "уенчыклар" алып, балаларыгызны кызыктырмагыз. Аның ахыры бик күңелсез тәмамланырга мөмкин. 

Шунысы да мөһим: скутерда идарә итүче үс­мерләр күп очракта кечкенә балаларны пассажир итеп йөртә. Монысы тагын да куркынычрак. Артта утырган сабый ныклап тотынмаска да мөмкин. Шуңа күрә әти-әниләр саграк булса, замана техникасы алып биреп, баласының күңелен күрер­гә теләгәнче, ахырын уйласа, бәлки күп кенә бә­ла-казаны урап узарлар иде.

 

Фото: ЯИ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас