

Киләчәккә хатлар
Елына бер тапкыр балагызга хат языгыз. Ул үскәч бу хатларны укып, яшәү көче алыр. Аңа үзе белән булган кызыклы хәлләр, кыенлыклар һәм шатлыклар, бер ел эчендә булган үзгәрешләр турында языгыз.
Хатны фотосурәтләр, открыткалар, язулар һәм башка истәлекле әйберләр белән тулыландыра аласыз. Һәм, әлбәттә, хат юлларында аны бик нык яратуыгызны әйтергә онытмагыз.
Хатны папкага салыгыз, еракка җыеп куегыз һәм күп елларга онытыгыз. Ел саен шулай. Балагыз балигъ булган көнне яисә истәлекле вакыйга уңаеннан ул хатларны бүләк итәрсез.
Бала өчен бу истәлекләр әти-әни мәхәббәтенең һәм балачакның бернигә дә алыштырып булмый торган кыйммәтле тарихы булачак.
Фото: ЯИ