

Ишембай районында бер үсмер Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән ярышкан. Юл-патруль хезмәте экипажы игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган мотоцикл җәлеп иткән. Ул полиция хезмәткәрләренә буйсынмыча тизлеген арттырып качарга маташкан.
Соңрак ачыклануынча руль артында транспорт йөртү хокукы булмаган үсмер булган. Өстәвенә, алкотестор аның канында 0,364 мг/л этил спирты барлыгын күрсәткән.
Полиция хезмәткәрләре үсмергә
карата административ хокук бозу турында протокол төзегән. Ата-аналарын да административ җаваплылыкка тарттырганнар. Аларга транспорт белән идарә итү хокукы булмаган затка техника биргән өчен 30 мең сум күләмендә штраф язганнар.
“Әлеге факт буенча барлык процессуаль материаллар рәсмиләштерелде, алар балигъ булмаган баланың һәм аның законлы вәкилләренең гамәлләренә юридик бәя бирү өчен балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәреләчәк. Транспорт чарасы махсуслаштырылган стоянкага урнаштырылган”, – дип хәбәр итәләр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтеннән.
Фото "Башинформ" агентлыгыннан.