

Гриппка каршы вакцинация өчен иң яхшы вакыт – сентябрь һәм октябрь айлары. Бу турыда “Роспотребнадзор”ның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомствода аңлатуларынча, вакцинациядән соң организмда саклагыч антитәнчекләр формалашу өчен якынча ике-дүрт атна вакыт кирәк. Шуңа күрә прививканы грипп белән авыручылар саны арта башлаганчы ясату зарур.
Роспотребнадзорда билгеләп үтүләренчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) киләсе эпидемия сезонында актуаль булырга мөмкин грипп вирусы штаммнары буенча фаразлар әзерли. Шул тәкъдимнәр нигезендә вакциналарның составы яңартыла.
2026-27 еллар сезоны өчен вакцина составына ВОЗ тәкъдим иткән өч штамм кертелгән: A/Missouri/11/2025 (H1N1)pdm09, A/Darwin/1454/2025 (H3N2) һәм B/Tokyo/eis13-175/2025 (B/Victoria линиясе) вируслары.
Элегрәк Русия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов яңа сезонга гриппка каршы вакциналар әзерләү төгәлләнүен һәм препаратларны ил төбәкләренә август ахырында җибәрә башлау планлаштырылуын хәбәр иткән иде.
Фото: riavrn.ru