+9 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
31 Августа , 03:45

Пенсия артырга мөмкин: кемнәр өчен һәм кайчан?

Пенсия артырга мөмкин: кемнәр өчен һәм кайчан?Пенсия артырга мөмкин: кемнәр өчен һәм кайчан?
Пенсия артырга мөмкин: кемнәр өчен һәм кайчан?

Русиядә страховка пенсияләре киләсе елда гамәлдәге законнар буенча ике тапкыр – 1 февраль һәм 1 апрельдә индексация үтәргә тиеш.

Бу Русия Социаль фонды бюджеты мөмкинлекләренә бәйле булачак. Әлеге яңалкыны белән Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов хәбәр итте.

Ул 1 февральдән страховка пенсияләре инфляция дәрәҗәсенә артырга тиеш, дип аңлатты. Икенче индекслау 1 апрельдән каралган, ә аның күләме социаль фонд бюджеты мөмкинлекләрен исәпкә алып билгеләнәчәк.

Шул ук вакытта Ярослав Нилов мондый тәртипнең гомум кагыйдә булуына һәм чынында исә индекслау вакытының үзгәрергә мөмкинлегенә игътибар итте. Әйтик, агымдагы елда страховка пенсияләрен ике этапта түгел, ә бер тапкыр – 1 гыйнвардан күтәрерделәр, өстәвенә индекслау инфляция дәрәҗәсеннән югарырак булып чыкты.

2025 елда страховка пенсияләре шулай ук 1 гыйнвардан индексланды ә 1 февральдән өстәмә күтәрү үткәрелде.

Депутат белдерүенчә, әгәр тиешле карар кабул ителсә, законнар Хөкүмәткә пенсияләрне өстәмә индекслау мөмкинлеге бирәчәк.

Автор фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас