

Татарстанда бер гаилә гөмбә ашап агуланган. Ир белән хатын, аларның кызлары урманда майлы гөмбә (маслята) һәм ал гөмбә (сыроежки) җыйганнар. Әмма кәрзингә ялгыш томсык гөмбә дә (белдная поганка) эләккән. Гөмбә ашаганнан соң, гаиләнең хәле начарланган. Аларны дәваханәгә салганнар.
Әни кешенең хәле авыр, әмма тотрыклы, ул реанимация бүлегендә. Гаилә башлыгының хәле тотрыклыланган, аны реанимациядән бүлеккә күчергәннәр. Баланың хәле авыр дип бәяләнә, ул Республика балалар клиник дәваханәсенең реанимация бүлегендә.
Әти-әниләр, гөмбә җыйганда бик сак булыгыз! Әгәр аларны ныклап танымасагыз, белмәсәгез, мондый эшкә тотынмавың хәерле.
Автор фотосы.