+20 °С
Облачно


Дүртөйле районында полиция хезмәткәрләре үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклый. Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, кичә төнлә Дүртөйле – Борай автоюлының 25 чакрымында «Иж Планета-5» мотоциклы руле артында утыручы үсмер идарә итүне башкара алмаган һәм юл билгесенә килеп бәрелгән.
Көчле бәрелүдән балигъ булмаган машина йөртүче ашыгыч медицина ярдәме килгәнче урында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү үткәрелә.
Фото: ДАИ матбугат хезмәте