

Беренчесе – баланы уку бурычлары белән кискен артык йөкләү. Укучының ял көне мотлак булырга тиеш, дип басым ясый психолог Светлана Глагола.
Икенчесе – балага артык таләпчәнлек һәм укуда барысы да идеаль булуга омтылу. Баланы һәрвакыт гаепләргә яки мәктәптәге уңышларны шәхескә бәйләргә ярамый. Бигрәк тә "укуың яхшы булса, әти-әниең дә сиңа карата яхшы мөнәсәбәттә булачак" дигән стереотипны ныгытырга ярамый.
Өченчесе – ул гиперконтроль, сез баланы ул эшләгән бөтен нәрсә турында хисап тотарга мәҗбүр итәсез. Иң элек үзегез өчен шушы уку елыннан нәрсәләр көтәсез һәм баланы нәрсәгә әзерләргә кирәклеген хәл итегез, ди белгеч.
Мәктәптә уку бала өчен авыр хезмәт. Иң мөһиме – әти-әниләр баланың киңәшчесе, таянычы, ярдәмчесе, терәге булырга тиеш.
Фото: ЯИ