

Владивостокта 21 яшьлек студент вейп тартып, үпкәләрсез кала язган. Бу хакта "Amur Mash" хәбәр итә.
Чираттагы тапкыр электрон сигарет тартканнан соң, аны күкрәге авырта башлый. Ашыгыч ярдәм егетне дәваханәгә алып китә, анда табиблар бизгәк башлануын һәм сулыш җитешмәвен ачыклаган. Диагноз — вейп-ассоциацияле үпкә зарарлануы. Симптомнары буенча ул үпкә ялкынсынуын хәтерләтергә мөмкин, әмма бу очракта антибиотиклар ярдәм итми. Вакытында дөрес терапия булмаса, барысы да үпкәләрнең ясалма вентиляциясе белән тәмамланырга мөмкин.
Хәзер студент табиблар күзәтүендә, дәвалана. Ясалма вентиляция кирәк булмаган, ләкин алда әле айлар буе тернәкләнү көтә. Әлегә белгечләр үпкәләрнең тулысынча нормага кайтачагын фаразлый алмаган.
Фото: Amur Mash